ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Удмуртиядә кортлары үлгән умартачыларга килгән зыянны компенсациялиләр

15 август 2019, 15:44 , Фото: Владимир Васильев/архив

Удмуртиядә кортлары үлгән умартачыларга килгән зыянны компенсациялиләр Хәзерге вакытта Удмуртиядә барлыгы 60 мең бал корты гаиләсе исәпләнә.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Удмуртия Хөкүмәте бал кортлары үлү сәбәпле умартачыларга килгән зыянны компенсацияләячәк. Төбәктә агулы химикатлар куллану нәтиҗәсендә 213 умарталык зыян күргән, 59 бал корты гаиләсе һәлак булган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Удмуртия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство башлыгы Ольга Абрамова, умартачылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хокукларын һәм бурычларын билгеләп, умартачылык турындагы республика законына төзәтмәләр кертергә ниятли.

Министрлыкта шулай ук Удмуртиядәге барлык умарталарның картасын төзиячәкләр.

Хәзерге вакытта Удмуртиядә барлыгы 60 мең бал коры гаиләсе исәпләнә, шуларның 2,7 меңе – авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә.

Җәй башыннан бирле Россиянең 30 төбәгендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан пестицидларны контрольсез куллану нәтиҗәсендә бал кортлары күпләп һәлак булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10