ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанда корбанлык хайваннар барысы да санитария контролен узган

15 август 2019, 15:00 , Фото: Михаил Захаров/архив

Татарстанда корбанлык хайваннар барысы да санитария контролен узган Республикада 22 меңгә якын корбанлык хайван чалынган.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Татарстанда Корбан гаетендә 22 меңгә якын корбанлык чалынган. Корбан итеп китерелгән барлык хайваннар санитар контроль һәм ветеринар эшкәртү узды. Корбан чалу көннәрендә калдыкларны утильләштерү эше оештырылды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда махсус урыннарда барлыгы 11 560 хайван корбан китерелде. Казанда 6444 хайван корбан чалына. Шәхси хуҗалыкларында тагын ким дигәндә 10 266 хайван корбанга китерелә. Шулай итеп, 2019 елда республикада Корбан гаете көннәрендә барлыгы 21 826 баш хайван чалына.

Вахитов һәм Идел буе районнары, биредә 2600 корбанлык чалынган. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтендә 2220 корбан чалына. Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында лидер булып һәрвакыттагыча Яр Чаллы тора: Сидоровка бистәсенең чалу цехында 2114 сарык корбан китерелә. Аннан соң Әлмәт (1500 баш), Кукмара (1234 баш), Әлки (1200 баш), Питрәч (900 баш) мөхтәсибләре килә.

Корбан хайваннарын чалу өчен республикада ТР Баш ветеринария идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм бу өлкәгә кагылышлы башка хезмәтләрнең таләпләренә туры китереп, аерым махсус яраклаштырылган урыннар оештырылды. Казанда хайван чалу өчен 16 махсуслаштырылган урын, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Чистайда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шундый тагын 6 урын эшләде.

Корбан итенең өчтән бер өлеше авыр тормыш хәлендә калган 1150 гаиләгә, шулай ук социаль учреждениеләргә таратыла. Бу өлкәдә зур активлыкны Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды күрсәтте. Ит таратуның беренче көнендә 1,5 тонна ярдәмне 500 мохтаҗ кешегә өләштеләр. Икенче көнне 650 гаиләне 2 тонна корбан ите белән тәэмин иттеләр. Тагын 2 тонна итне республиканың социаль оешмаларына озаттылар.

 

Корбан бәйрәме алдыннан игълан ителгән “Без синең белән!” хәйрия акциясе кысаларында 13 яшьлек Морат Нәгыймовка дәвалану курслары узу өчен акча җыелды. Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Бер тернәкләнү курсының бәясе 193 мең 159 сумны тәшкил итә. Шул күләмдә акча тулысынча җыелып бетте, диелгә бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10