ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда Виталий Мутко катнашында эскроу-счетларга күчү хакында киңәшмә була

15 август 2019, 14:39 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Казанда Виталий Мутко катнашында эскроу-счетларга күчү хакында киңәшмә була Банклар егермедән артык төзелеш фирмасының яңа схема буенча эшләячәген хуплаган, ә сиксәнгә якыны иске схема буенча эшләвен дәвам итәчәк.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Төзелеш фирмаларының проект финанславына күчүе Казан Кремлендәге киңәшмәнең төп темаларыннан берсе булачак. Киңәшмә иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Виталий Мутко катнашында үтәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«ТАССРның 100 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышыннан соң республика Президенты һәм Россия Хөкүмәте вице-премьеры Казан Кремленә юл тотачак. Анда Идел буе федераль округына керә торган субъектларда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узачак. Киңәшмәдә Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары да катнашыр дип көтелә», - диде ул.

Проект финанславына күчү (банкларның төзелеш фирмаларының гаризаларын каравы) мәсьәләсе киңәшмәнең көн тәртибендәге төп темаларның берсе булачак.

«Республика дәрәҗәсендә әлеге эшне Рөстәм Нургалиевич контрольдә тота. Ул бу уңайдан киңәшмәләр үткәрә, шуларның соңгысы үткән шимбәдә узды. Анда республика Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы торак төзелеше базарындагы вәзгыять хакында хисап тотты», - дип ачыклык кертте Лилия Галимова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10