ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 92 яшьлек әби, автобуста егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган

15 август 2019, 11:35

Гадәттән тыш хәл Груздев урамындагы 4нче йорт каршында булган.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Казанда 92 яшьлек әби, автобуста егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 12.10 сәгатьтә Груздев урамындагы 4нче йорт каршында 90нчы маршрут «МАЗ» автобусы салонында 92 яшьлек әби егылган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10