ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Казан Кремле янында WorldSkills хэштегы урнаштырдылар

14 август 2019, 20:55

Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар хэштег фонында фотога төшә башлаган.

(Казан, 14 август,«Татар-информ»). Бүген Казан Кремле янында Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты алдыннан #WorldSkills Kazan 2019 хэштегын урнаштырдылар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа арт-объектны Казан халкы һәм кунаклар бәяләгән, Кремль фонында хэштег белән матур фотографияләр килеп чыга», – диелгән хәбәрдә.

Хэштег монда моңа кадәр куелган шар һәм йөрәк рәвешендәге чәчәк композицияләрен, шулай ук чемпионат талисманнары – Алмаз һәм Алтын сыннарын тулыландырды. «Татар-информ» агентлыгы аларны урнаштыру турында хәбәр иткән иде.

  • WorldSkills Kazan 2019 Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Ул дөньяның 63 иленнән 1300дән артык конкурсантны җыячак, алар 56 компетенциядә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10