ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Мәскәүдә Туймазы татар драма театры гастрольләре узачак

14 август 2019, 20:23 , Фото: tatar-congress.org

Мәскәүдә Туймазы татар драма театры гастрольләре узачак Спектакльләр Мәскәүнең «Модерн» театрында куелачак.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Туймазы дәүләт татар драма театры Мәскәүгә гастрольләр белән бара.  Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә Мәскәүдә яшәүчеләргә һәм кунакларга Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе тәкъдим ителәчәк.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер - Азат Җиһаншин, рәссам - Юлия Гыйлаҗева, композитор - Ришат Сәгыйтов.

29 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Әнгам Атнабаевның пьесасы буенча «Игезәкләр» спектакле куелачак.

Туймазы театрының баш режиссеры - Илнур Муллабаев, рәссам — Рөстәм Баймөхәмәтов, композитор — Илшат Яхин.

Спектакльләр Мәскәүнең «Модерн» театрында куелачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10