ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә килде

14 август 2019, 19:24 , Фото: архив

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә килде
Татарстан Президенты Истанбул мэриясенең социаль объектлары комплексында булды.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә килде. Ул Истанбул мэриясенең Florya Sosyal Tesisleri социаль объектлары комплексында булырга өлгергән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов парк зонасын карады, объектлар белән идарә итү, тәэмин итү һәм аларның эшен оештыру белән танышты, шулай ук Йылдыз паркында һәм Мальта йортында булды.

  • Йылдыз паркы (Yıldız Parkı) - Истанбулның Бешикташ районындагы тарихи парк. Ул шул ук исемдәге кварталда урнашкан.
  • Мальта йорты шулай ук Йылдыз паркы территориясендә урнашкан. Ул 1871 елда архитектор Саркис Бальян тарафыннан Чираган сарай ансамбленең бер өлеше буларак төзелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10