ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 26 градуска кадәр җылыта

14 август 2019, 19:10 , Фото: архив

Татарстанда 26 градуска кадәр җылыта Төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан төшәргә мөмкин.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 августта Татарстанда сизелерлек җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Антициклон аркасында республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төбәктә бүген, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 8 градус кына җылы булачак. Көндез һава температурасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев якынча ун көн Татарстанда эссе һава торышы булачак дигән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10