ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанлылар Радий Хәбировка Элвин Грей турында китап бүләк иткән

14 август 2019, 18:32 , Фото: bashinform.ru

Татарстанлылар Радий Хәбировка Элвин Грей турында китап бүләк иткән Китапта башкаручының алты айдан башлап бүгенге көнгә кадәрге фотосурәтләре урын алган.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Элвин Грей (Радик Юльякшин) турында беренче биографик китап чыккан. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Татарстанның «Саба» радиосында  башкорт телендә «Мурадым» музыкаль-мәгълүмати тапшыруын алып баручы журналист Рәхимә Вәлиуллина башкорт-татар эстрадасы йолдызы турында китап язган. Китап башкорт һәм татар телләрендә мең данә нәшер ителгән.

«Барысы да безнең очрашудан, Радикны һәм аның 13 кешедән торган төркемен үз өемә чакырганнан башланды. Ул вакытта җырчы Татарстанга беренче тапкыр килде һәм мин аны хуплап алдым, - дип сөйләде автор. — Аннары мин аның белән һәм аның якыннары белән дуслаштым, берничә тапкыр Радик белән сөйләштем, әнисе, укытучылары белән аралаштым. Китапны мәктәпләрдә сорыйлар, чөнки бу гади егетнең ничек күтәрелүе турындагы тарих».

Китапта башкаручының алты айдан башлап бүгенге көнгә кадәрге фотосурәтләре урын алды.

Китапны Татарстанда яшәүче башкортлар исеменнән Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка Уфа Конгресс-холлында Россия төбәкләре башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда бүләк иттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10