ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Уйнагыз, гармуннар”га килүчеләр дистәләрчә тапкырга кимегән

14 август 2019, 18:45 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

“Уйнагыз, гармуннар”га килүчеләр дистәләрчә тапкырга кимегән Ринат Гыйләҗев тальян гармун татар халкының йөзе була ала дип саный.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Сорнай ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев әйтүенчә, “Уйнагыз, гармуннар” фестиваленә килүчеләр дистәләрчә тапкыр кимегән. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән “Иске Казан Түгәрәк уены” фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Ринат Гыйләҗев әйтүенчә, “Уйнагыз, гармуннар” фестивале беренче тапкыр 1986 елда Тукайның 100 еллыгына багышланып үткәрелгән.

“Без ул вакытларда бер мәйданга 2 меңләп гармун җыя алдык. Шул вакыттан бирле “Уйнагыз, гармуннар” фестивале ничек кирәк шулай сөйрәлеп килә хәзерге көнгә кадәр. Бүген гармунда уйнаучылар аз бит. Уздыралар аны, бер төркем уйнаучылар гына уйныйлар да, академия театры янына җыйналышып, шуның белән бетте-китте. Бер 50-60 гармунчы җыеламы юкмы, билгесез”, - ди Ринат Гыйләҗев.

Ринат Гыйләҗев фикеренчә, тальян гармун татар халкының йөзе булырга тиешле уен коралы.

“Быел бик шатландым, “Уйнагыз, гармуннар” фестиваленә безне дә чакырдылар. Бу фестивальне тагын зурдан кубып, зурайтып эшләргә исәпләре бар, шөкер. Моны бетерергә ярамый. Тальян гармун ул безнең горурлыгыбыз, безне данлый торган әйбер. Татар халкының иң зур уен коралы”, - диде Ринат Гыйләҗев.

“Татарстанда гармуннар, гармунчылар бар әле. Моны дәвам итәргә кирәк. Без бүтән уен кораллары белән мактана алмыйбыз. Тальян гармун безнең йөзебез була ала”, - дип ышанычын белдерде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10