ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

14 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

14 август 2019, 21:00 , Фото: архив

14 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар "Ватаным Татарстан" Корбан мәҗлесе уздырды, Мөхәммәтшин Түбән Камада завод хезмәтчәннәре белән очрашты, Казанга ун көнгә эсселек кайтты.

Казанда «Татар киносы атналыгы» программасы билгеле / Соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны 23-31 августта «Мир» кинотеатрында күрсәтәләр. 

Казанда «Татар киносы атналыгы» программасы билгеле

Республика балалар хастаханәсенә журналлар һәм фотокүргәзмә бүләк иттеләр / Хәйрия акциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте катнашында узды.

Республика балалар хастаханәсенә журналлар һәм фотокүргәзмә бүләк иттеләр

Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекцион мәктәптә җиһазлар яңартыла / Җиһазлар хезмәт остаханәләре, психолог, дефектолог, логопед һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү кабинетлары өчен бирелә.

Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекцион мәктәптә җиһазлар яңартыла

Равил Кузюров халыкның урманнан корыган агач җыю хокукын файдаланмавын әйтте / Урманны корыган агачлардан урман хуҗалыгы хезмәткәрләре чистарта.

Равил Кузюров халыкның урманнан корыган агач җыю хокукын файдаланмавын әйтте

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан һәм Калмыкия җитәкчеләре белән хоккей уйнады / Бату Хасиков һәм Игорь Бабушкин Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде.

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан һәм Калмыкия җитәкчеләре белән хоккей уйнады

Татарстанда һава температурасы 34 градуска кадәр күтәрелүне кире кактылар / Идел буенда 25-30 градуска кадәр җылы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Татарстанда һава температурасы 34 градуска кадәр күтәрелүне кире кактылар

КФУ профессоры: Казанга ун көнгә эсселек кайтты / Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, якындагы атнада башкалада тәүлеклек уртача температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

КФУ профессоры: Казанга ун көнгә эсселек кайтты

Татарстан дәүләт архивы балаларны шәҗәрә төзергә өйрәтте / Шәҗәрә төзү буенча мастер-класска һәм күргәзмә карарга 19 бала җыелды.

Татарстан дәүләт архивы балаларны шәҗәрә төзергә өйрәтте

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада завод хезмәтчәннәре белән очрашты / ТР Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәре кысаларында ЦМК-шиналар заводында, яңа мәктәптә һәм спорт комплексында булды.

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада завод хезмәтчәннәре белән очрашты

Корбан бәйрәмен оештыруга бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде / Быел Корбан гаете көнне Казанда берничә мәйданчыкта ТР мөфтияте һәм башкала мөхтәсибәтләре тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды.

Корбан бәйрәмен оештыруга бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде

Марат Әхмәтов Чүпрәле, Апас һәм Кайбычта урып-җыю эшләре барышы белән танышты / «Бүген игенчеләр алдына куелган төп бурыч - уңышны кыска срокларда сыйфатлы җыеп алу, - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов Чүпрәле, Апас һәм Кайбычта урып-җыю эшләре барышы белән танышты

“Иске Казан Түгәрәк уены” фестиваленең программасы билгеле булды / Республика татар фольклоры фестивале “Иске Казан Түгәрәк уены” 22 августта сәгать 14.00дә Иске татар бистәсендә үтәчәк.

“Иске Казан Түгәрәк уены” фестиваленең программасы билгеле булды

"Ватаным Татарстан" газетасы редакция тарихында беренче Корбан мәҗлесе уздырды / “Матугат көне дә, Өлкәннәр көне дә бар, әмма сезнең белән очрашыр өчен, шушы бәйрәмне кулай дип таптык”, - диде баш мөхәррир Гөлнара Сабирова.

Татарстанда һәр бишенче архив документын цифрлы форматка күчерәчәкләр / Татарстан Дәүләт архивы 2020 ел ахырына кадәр якынча 4,5 млн документны цифрлаштырачак.

Татарстанда һәр бишенче архив документын цифрлы форматка күчерәчәкләр


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10