ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Казансу сулыгында ике судно бәрелешү аркасында чыккан шартлы янгынны сүндерделәр

14 август 2019, 17:54 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казансу сулыгында ике судно бәрелешү аркасында чыккан шартлы янгынны сүндерделәр WorldSkills Kazan-2019 чемпионатына әзерлек кысаларында өйрәнүләр узды.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Казансу акваториясендә ике судно бәрелешү аркасында чыккан шартлы янгынны сүндерделәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Worldskills Kazan 2019 чемпионаты вакытында иминлек тәэмин итүгә әзерлек кысаларында оештырылган өйрәнүләрдә суда зыян күрүчеләрне коткару һәм аларга ярдәм итү осталыклары камилләштерелде», – диделәр министрлыкта.

Елгада ике кече үлчәмле суднолар бәрелешүе уйлап чыгарылган. Бәрелешү аркасында көймәләрнең берсе яна башлаган, ут камышларга капкан, аннары коры үләннәргә күчкән. Зыян күрүчеләрнең берсе суда калган. Зыян күрүчеләргә ярдәмгә медицина модуле куелган «Лидер-12ПМ» һәм «КС-110-39» янгын сүндерү-коткару катеры килгән.

Берничә минуттан гадәттән тыш хәл урынына 2нче зональ эзләү-коткару отряды һәм Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары килде. Алар зыян күрүчене коткарды.

Шул ук вакытта һәлакәт урынына янгын сүндерү катеры килде, ул камышларга күчкән янгынны сүндерә башлады. Ярдәмгә «Лидер» техникасы килде һәм санаулы минут эчендә шартлы янгынны сүндерде.

«Бүген без Дөнья чемпионатын үткәрү вакытында килеп чыгарга мөмкин булган очрак буенча эшләдек. Янгынны вакытында сүндермәгән очракта, ул көймәдән камышларга, ә аннары якындагы корылмаларга күчәргә мөмкин. Без куелган бурычка ирештек», – дип сөйләде Кече үлчәмле суднолар буенча Татарстан Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10