ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Ватаным Татарстан" газетасы редакция тарихында беренче Корбан мәҗлесе уздырды

14 август 2019, 17:31 , Фото: Салават Камалетдинов

“Матугат көне дә, Өлкәннәр көне дә бар, әмма сезнең белән очрашыр өчен, шушы бәйрәмне кулай дип таптык”, - диде баш мөхәррир Гөлнара Сабирова.

(Казан, 14 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Ватаным Татарстан" газетасы Казанның иң яхшы рестораннарының берсендә Корбан ашы үткәрде. Бәйрәм чарасына мәртәбәле кунаклар, башка массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, ветеран-журналистлар – барлыгы 80 кеше чакырылган. “Бу редакция тарихында шундый беренче мәҗлес”, - диде баш мөхәррир Гөлнара Сабирова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Рамазан аенда бөтен ветераннарны җыю нияте туды. Матбугат көне Уразага туры килгәч, җыя алмаган идек. Кеше көне буе Ураза тоткач, кичкә хәле калмас дип уйладык. Шуңа күрә Корбан гаетендә редакция ветераннарын, коллективны, редакциянең якын дусларын җыеп, аш уздырырбыз дип хәл иттек”, - диде Гөлнара Сабирова. Ул Рамил хәзрәт Юныс рөхсәте белән артистларны да чакырып, аны киңәйтебрәк мәҗлес рәвешендә әзерләнгәнен әйтте.

“Корбан чалу элек-электән килгән матур дини йола. Кичә корбан чалдырдык, һәм сезне бүген Корбан гаете ашына чакырдык. Матбугат көне дә, Өлкәннәр көне дә бар, әмма сезнең белән очрашыр өчен шушы бәйрәмне кулай дип таптык. Күңелемдә шундый ният тугач, аны Рамил хәзрәт Юныска җиткердем”, - диде Гөлнара Сабирова. Ул ветераннарга рәхмәтен җиткерде. Килә алмаганнарга өйләренә барып, Корбан ите өләшкәннәрен әйтте.

Рамил хәзрәт Юныс Коръән сүрәсенә кадәр вәгазь сөйләде. “Татар халкы һәрвакыт иҗатлы, моңлы, һөнәрле, динле булган. Шушы дүрт әйбер кушылганда, халыкта яңарыш була. Биредә иҗат кешеләре дә, динебез дә, хезмәтебез дә бар”, - диде ул. Рамил хәзрәт Ураза гаете, Корбан бәйрәме, Хаҗ хикмәтләрен аңлатты. “Корбан чалып, Аллаһка якынаябыз, чөнки мөселман кешесе аңлый – бөтен нигъмәт Аллаһ кулында”, - диде.

Рамил хәзрәт Аллаһның рәхмәтен түбәндәгечә аңлаткан. “Күз яшегезне татып караганыгыз бармы? Ул тозлы. Ә ни өчен? Кышын, машина тәрәзәсе катмасын өчен, антизамерзайка саласызмы, дим. Безнең күз шулай яратылган: ул һәрвакыт дымлы булырга тиеш. Әгәр күз яшебездә “антизамерзайка” булмаса, кыш көне минус 5тә урамга чыга алмас идек. Җир йөзендә иң түбән температура 70 градус икән, күз яше шунда да катмый, Аллаһы Тәгалә рәхмәте бу”, - дип сөйләде.

Хәзрәт бала тәрбияләү мәсьәләләренә дә тукталып үтте. Аның фикеренчә. бала караклыкка өйрәнмәсен өчен, аны башкалар белән бүлешергә өйрәтергә кирәк, дип саный. “Әгәр бала бирергә тәрбияләнгән икән, ул канәгать, һәм беркайчан кешенекен алмаячак. Бирү ул канәгатьлек тудыра. Бирә белмәгән кеше туймый, биргән кеше канәгать була ала”, – диде. Вәгазьдән соң, Рамил хәзрәт “Әр-Рахман” сүрәсен көйләп укыды.

ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Рамил хәзрәтнең Коръән укуыннан мөкиббән булганын әйтте. “Хозурланып утырдым. “Татар моңы шундый була ул” дип консерваториядә яшь җырчыларга тыңлатасы иде”, – диде.

Ул Корбан чалуның мәгънәсе турында да уйланып утырганын әйтте. “Без коммунизм, социализм чорында үскән кешеләр “Корбан булдык бу зур көрәштә” дип җырлап үстек. Киләчәктә корбан булырга язмасын иде. Иң зур корбаныбыз сарык, сыер, дөя булсын. Бер-беребезгә кадер-хөрмәттә булсак, гөнаһлы корбаннар булмас”, - дигән теләктә калды.

ТР Журналистлар берлеге рәисе, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов күркәм традиция барлыкка килгәнен әйтте. “Мин дә үткәрер идем. 800 кеше эшли миндә, кайсы залга җыеп булыр иде икән дип уйлап куйдым. Бу берләштерә торган кирәкле чара. Ничек тә булса татар дәүләтен, татар милләтен, телен саклау максаты белән яшибез. “Кара урман” җырындагыча “кара урманны” чыгар өчен татар җанлы кешеләр кирәк”, – диде.

Корбан мәҗлесе уңаеннан газетаның элекке редакторлары – Мөнир Әһлиуллин, Габделхак Шәмсетдинов, Миңназыйм Сәфәров да сүз алды. Алар һәр чорның үз авырлыгы булуын, бер йодрык булып эшләгәндә, яңа алымнар керткәндә, кыенлыкларны үткәреп булуын киңәш итеп әйттеләр.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов якташы Гөлнара Сабированың булдыклы гаиләдән чыкканын әйтеп үтте. Коллективны саклап калу сәләте хас булуын билгеләп узды, редакциягә уңышлар теләде. Биектау башлыгы Рөстәм Кәлимуллин “Социалистик Татарстан” газетасын укып үскәннәрен әйтте. “Ватаным Татарстан” газетасының абруе киләчәктә тагын да үсәчәгенә ышанычын белдерде.

Редакциянең дусты Айдар Галимов махсус Уфадан килгән. Бәйрәм кунакларына берничә җырын бүләк итте. “Ватаным Татарстан – җитди басма. Иҗат юлымда шушы басманың битләрендә урын алырга насыйп булды. Мондый форматтагы мәҗлесләрдән чистарынып кайтасың. Бүгенге көн якты, матур мизгел булып истә калыр”, - диде. Зөһрә Шәрифуллина “Су буенда учак яна”, “Бер генә вакыт” танылган җырларын башкарды. Резидә Шәрәфиева, Ринат Вәлиев һәм башкалар чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10