ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Уразовадан машина отучы: «Кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым» - "Шәһри Казан"

14 август 2019, 17:12

20 июльдә җырчы Гүзәл Уразова үзенең сәхифәсендә «Лада Гранта» машинасы уйнатуын хәбәр итә.

(Казан, 14 август, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). «Ишеттеңме әле, күршең автомобиль отты!» – дип яза беркөнне танышым. Бу сөенечле хәбәргә ышанмыйча, инстаграмнан дөрес мәгълүмат эзли башладым.

20 июльдә җырчы Гүзәл Уразова үзенең сәхифәсендә «Лада Гранта» машинасы уйнатуын хәбәр итә. Ул гына да түгел, 10 кешегә 1000 литр бензин дә бүләк ителәчәк, дип яза җырчы. Үз бәхетен сынап караучылар саны 27 мең кешедән арткан, ләкин автомобиль хуҗасы берәү генә. Аны 8 августта туры эфирда билгеләделәр. Казанда яшәүче Раилә апа Ахунова шул машинаны отар дип кем уйлаган? Хәер, ул үзе бу зур җиңүенә ышандымы икән соң?

– Раилә апа, беренчедән, автомобиль отуыгыз белән чын күңелдән котлыйм! Мондый җиңүләргә ирешкәнегез бар идеме?

– Рәхмәт! Бәйгеләрдә берничә тапкыр катнашсам да, бәхет елмайганы булмады. Монысында да кызык өчен генә үземне сынап карарга булдым.

– Җиңүче икәнегезне белгәч, нинди хисләр кичердегез? Ышандыгызмы?

– Ничек ышаныйм инде?! (көлә) Гомеремдә беренче тапкыр зур бәйгедә җиңдем бит! Җиңүчене билгеләгәндә, мин эштә идем. Вакыт булган саен, туры эфирга күз салып алдым. Берзаман, җиңүче кем икән соң, дип кызыксынып карасам – минем исемем язылган. Башта үз күзләремә ышанмадым. Аннары кибетне яңгыратып кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. «Мин машина оттым!» – дип сөенүемне кибеттәге бөтен кеше ишетте. 

– Машинаны кайчан алып кайтасыз соң?

– Аны әле барып алмаган. Бу атнада хәбәр итәбез, диделәр.

– Яңа машинагызның куанычын күрегез! Киләсе бәйгеләрдә дә уңышлар елмаеп торсын!

– Рәхмәт!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10