ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Корбан бәйрәмен оештыруга бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде

14 август 2019, 16:39 , Фото: dumrt.ru

Корбан бәйрәмен оештыруга бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде Быел Корбан гаете көнне Казанда берничә мәйданчыкта ТР мөфтияте һәм башкала мөхтәсибәтләре тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды.

(Казан, 14 август, "Татар-информ). Быел Татарстанда Корбан гаетен оештыру өчен барлыгы бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Волонтерларның 650се корбан чалу урыннарында эшләде: терлекне чалды, итләрне түшкәләргә чапты, эшкәртте, өлешләп бүлгәләде һәм мохтаҗларга таратты. Волонтерлар шулай ук мәчетләрне һәм мәчет янындагы территорияләрне җыештыру, балалар һәм гаилә бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм күрсәтте. Аеруча активлар рәтендә –  Казан, Яр Чаллы һәм Азнакай волонтерлары.

Искәртеп үтик: быел Корбан гаете көнне Казанда берничә мәйданчыкта ТР мөфтияте һәм башкала мөхтәсибәтләре тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды. Шуларның иң мөһиме гомумшәһәр масштабында Казанның Горький исемендәге Үзәк паркында үтте.

“Корбан-фест: җылылык бүләк ит!” дип исемләнгән бәйрәмдә милләтенә һәм диненә карамастан, 3000 казанлы һәм башкала кунаклары  катнашты. 

Монннан тыш, башкаланың “Ярдәм”, “Нур-әл-Ислам” һәм “Гаилә” мәчетләрендә, шулай ук Нагорный бистәсенең “Кечкенә принц” паркында да Корбан гаетен халык күңел ачулары һәм массакүләм мәҗлесләр белән билгеләп үттеләр. Гаилә бәйрәмнәрен Түбән Кама, Әлмәт, Балык Бистәсе, Зәй, Менделеевск, Яр Чаллы мөхтәсибәтләре дә оештырды.

Волонтерлар хәрәкәте ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең  аеруча мөһим юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә Нәзарәтнең волонтерлык хәрәкәтендә барлыгы меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр.

Быел Республикакүләм ифтарны уңышлы үткәрү өчен 1400 волонтер җәлеп ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10