ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе онлайн режимда трансляцияләнәчәк

14 август 2019, 15:59

Чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе “Рәсми Татартан” сайтында (www.tatarstan.ru) онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Киңәшмәнең төп темасы – “Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия”. 

Киңәшмәдә виртуаль катнашучы булу өчен “Рәсми Татарстан” сайтында төп биттәгә сылтамага керергә кирәк.

Киңәшмә 15 августта 11.00 сәгатьтә башлана.

Чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Искәртик, август киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов та катнашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10