ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән районында яшәүче мошенникларга 200 мең сум чамасы акчасын күчергән

14 август 2019, 15:47

Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Телефон аферистлары Яшел Үзән районында яшәүчене алдап, 200 мең сум чамасы акчасын алганнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер егет 53 яшьлек хатын-кызга  шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул хатын-кызның кредит картасыннан билгесез кеше акча алырга теләвен хәбәр иткән. Аннары бу хатын-кызга бер кыз шалтыраткан, янәсе шул ук банкның хезмәткәре. Ул акчаларны саклап калу өчен, резерв хисабына күчерергә тәкъдим иткән», – дип сөйләделәр полициядә.

Нәтиҗәдә хатын-кыз күрсәтелгән реквезитлар буенча 197 мең сум акча күчергән. Полицейскийлар мошенникларның телефон номерлары Мәскәү шәһәрендә һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлүен ачыклаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10