ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан режиссеры «Таврида» форумы бәйгесендә җиңде

14 август 2019, 11:51

Кырымдагы «Таврида 5.0» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумының 11 сменасын ябу тантанасында грант конкурсына йомгак ясалды.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Кырымдагы «Таврида 5.0» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумының 11 сменасы ябылды. Татарстан режиссеры 23 яшьлек режиссер Әлфия Шакирҗанова «Таврида» форумы грант конкурсында җиңде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Режиссер конкурста «ЭкоЛогично» кыска метражлы документаль фильм проектын тәкъдим итте һәм аны гамәлгә ашыру өчен 320 мең сум акча отты.

Әлфия «Уенсыз кино режиссеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Хәзер режиссер һәм продюсер булып эшли.

«Смена видеоконтенты» кысаларында грант конкурсына барлыгы 99 гариза бирелгән булган. 30 кеше җиңүче булды, аларның проектларына 15 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10