ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Саба районында урып-җыю эшләре тулы көченә бара

14 август 2019, 03:00 , Фото: saby.tatarstan.ru

Саба районында урып-җыю эшләре тулы көченә бара Бүгенгесе көндә 500 гектарда көзге бодай, 1100 гектарда арыш, 1700 гектарда арпа суктырылган.

(Саба, 14 август, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба районы хуҗалыкларында һава шартлары начар булуга карамастан, бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә

Бүгенгесе көндә 500 гектарда көзге бодай, 1100 гектарда арыш, 1700 гектарда арпа суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Район басуларында 51 берәмлек ашлык җыю комбайннары эшли.

Ашлыкны кабул итеп урнаштыру, чистарту һәм киптерү әйбәт оештырылган. Шулай ук районда Murska W-Max 20 CB агрегаты белән ашлык сыттыру оештырылган.

"Нырты авыл хуҗалыгы предприятиесендә 700 тонна, "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасында 1130 тонна ашлык махсус җиңсәләргә тутырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10