ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актаныш районы башлыгы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде

14 август 2019, 08:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актаныш районы башлыгы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде Чара барышында мәктәпләрнең төзеклеге, башкарылган төзелеш эшләре, санитар таләпләрнең үтәлеше, туклану режимы, спорт заллары торышына бирелде.

(Актаныш, 14 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). 13 августта район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген шәхсән үзе тикшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәктәп директорлары катнашында оештырылган чараның район башлыгы җитәкчелегендә үтүе һич кенә дә гаҗәп түгел, чөнки 1 сентябрьдән белем йортлары үзләренә укучыларны кабул итәчәк. Димәк, мәктәп коллективлары балалар язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә ала.

Аңлашылганча, бу өлкәдә бернинди дә салкын караш, битарафлык була алмый – мәктәпләрне яңа уку елына әзерли башлаганда ук бу мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан катгый куелды.

Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр, Роспотребнадзор хезмәте белгечләреннән торган комиссия мәктәпләргә иртәнге сәгать биштә үк кузгалды. Көн дәвамында комиссия вәкилләре 30 белем бирү учагын энә күзеннән үткәреп, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә инанырга тиеш иде. Әлбәттә, беренче чиратта басым объектларның сакланышын тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгына, балаларның туклануы кебек мәсьәләләргә ясалды.

Чара барышында мәктәпләрнең төзеклеге, башкарылган төзелеш эшләре, санитар таләпләрнең үтәлеше, туклану режимы, спорт заллары һәм мәйданчыклары торышы кебек мәсьәләләргә бәя бирелде.

Шулай ук мәктәп яны территорияләре: чәчәклекләр һәм укыту-тәҗрибә участоклары да комиссия вәкилләре тарафыннан игътибарсыз калмады. Аларның һәркайсы анализланып, урыннар билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр исә, гадәттәгечә, август киңәшмәсендә игълан ителә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10