ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубай балалар поликлиникасын ремонтлауга 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән

14 август 2019, 07:00 , Фото: aksubayevo.ru/

Аксубай балалар поликлиникасын ремонтлауга 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән Бүгенге көндә безнең хастаханәдә табиблар белән 52 процент тәэмин ителгән.

(Аксубай, 14 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова).  Аксубай яшь пациентларны яңа поликлиникада кабул итәләр. Республика балалар поликлиникасын ремонтлауга 11 672 100 сум акча бүлеп биргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның 5072 баласына хезмәт күрсәткән дүрт табиб педиатр бүлмәсе дә монда урнашкан.

Бүгенге көндә безнең хастаханәдә табиблар белән 52 процент тәэмин ителгән. Педиатрлар алты булырга тиеш: дүртесе – кабул итүдә, берсе – стационарда, берсе балалар тудыру йортында эшләргә тиеш.

Бу атнадан Аксубай үзәк сырхауханәсендә яшь педиатр Гөлнара Хасәнҗанова эшли башлады. Дипломлы белгеч туган районына Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап кайтты, ул әлеге уку йортында максатчан юллама буенча белем алды.

Гөлнара Салихова 2013 елда 3нче Аксубай урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлады, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары балл туплаучы буларак, район башлыгы гранты белән билгеләп үтелде һәм конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча районнан медицина югары уку йортында белем алуга юллама алды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10