ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Азнакайда Корбан гаете көнне меңнән артык кешелек аш мәҗлесе үткәрелде

14 август 2019, 01:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда Корбан гаете көнне меңнән артык кешелек аш мәҗлесе үткәрелде Бу зур мәҗлесне үткәрү өчен район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре исеменнән ике сыер корбан итеп чалганнар.

(Азнакай, 14 август, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева).  Корбан гаете көнне Азнакайда “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында  1000 артык кешелек аш мәҗлесе үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелды.

Бу зур мәҗлесне үткәрү өчен район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре исеменнән ике сыер корбан итеп чалганнар. Бәйрәмгә килә алмаган 100 дән артык мохтаҗ кешегә корбан итен өйләренә илтеп биргәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10