ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районы басуларыннан 1300 гектарда бөртеклеләр суктырылган

14 август 2019, 06:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районы басуларыннан 1300 гектарда бөртеклеләр суктырылган Уртача уңыш бер гектардан 16,2 центнер тәшкил итә.

(Әгерҗе, 14 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 13 августка Әгерҗе районы басуларыннан 1300 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Шуның 1176 гектары – арыш, 79 гектары – борчак, 58 гектары – арпа. Уртача уңыш бер гектардан 16,2 центнер тәшкил итә.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларыннан 25,4 мең гектарда көзге һәм язгы культуралар җыеп алу бурычы тора. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10