ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кама Аланы туган көнендә кулинария фестивале һәм экстрим-шоу узачак

14 август 2019, 09:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Кама Аланы туган көнендә кулинария фестивале һәм экстрим-шоу узачак “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узачак, аның ярдәмендә 30дан артык бала канцтоварлар белән яңа букчалар алачак.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). 17 августта, Кама Аланы 37 нче туган көнен билгеләп үтәчәк. Кама Аланы туган көнендә кулинария фестивале һәм экстрим-шоу узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Барысы да парадтан башлана, аннары - театр һәм хореографик спектакль, ә аннары - күңел ачулар. Кунаклар “Кама Аланы ухасы” кулинария фестивалендә катнашачак.

Моннан тыш, оештыручылар спорт, күңел ачу һәм арт-мәйданчыклар, шулай ук сабын куыклары тамашасы һәм "Титаннар" экстремаль көч тамашасы әзерлиләр.

Шәһәр көне кысаларында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узачак, аның ярдәмендә 30дан артык бала канцтоварлар белән яңа букчалар алачак.

Сәхнәдә Түбән Кама һәм Казан артистлары чыгыш ясаячак. Кичке дискотека өчен Dj MILLENIUM "Нефть" клубы резиденты җавап бирәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10