ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Теләчедә велоярышларда йөзгә якын кеше катнашкан

14 август 2019, 00:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә велоярышларда йөзгә якын кеше катнашкан Велоузышта алдынгы урыннарга чыгучылар Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

(Теләче, 13 август, “Татар–информ”,  "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләчедә велоярыш үткәрелде. Көндезге сәгатьләрдә узган массакүләм чарада 86 кеше катнашты.Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин спорт бәйрәмендә катнашучыларны Физкультурачылар көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерде, велоузышта уңышлар, имин бәйге теләде.  

Район күләмендә узган велоузышның “Иң нәни велосипедчысы” булып Ислам Хазетдинов (Теләче), “Иң өлкә нвелосипедчы” булып Васил Исмәгыйлев (Комаровка), “Иң әзерлекле велосипедчы” булып Рәис Саттаров (Теләче) танылды.

Рәис Дәүләтшин (Иске Җөридән) белән Әмир Гыйниятуллиннар (Теләче) “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче булдылар.

Велоузышта алдынгы урыннарга чыгучылар Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10