ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында ремонттан соң балалар бакчасы ачылачак

13 август 2019, 22:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында ремонттан соң балалар бакчасы ачылачак Егерме балага исәпләнгән “Карлыгач”ны менә шулай үзгәртеп кору өчен бюджеттан 7 миллион сум тирәсе акча бирелгән.

(Чирмешән, 13 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Югары Кәминкәдәге “Карлыгач” балалар бакчасында кунаклар көтәләр, ул 1 сентябрь тирәләрендә кабат ачылырга тиеш. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Дөрес, 35 ел элек төзелгән бу бинада әлегә төзүчеләр эшли.

Җәй дәвамында алар монда байтак хезмәт куйганнар: ишек һәм тәрәзәләрне алыштырганнар, коммуникацияләр дә яңартылган. Тышта тротуар ясаганнар.
Үзгәрешләрне санап бетерә торган да түгел.

Егерме балага исәпләнгән “Карлыгач”ны менә шулай үзгәртеп кору өчен бюджеттан 7 миллион сум тирәсе акча бирелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10