ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда иномаркада качарга тырышкан исерек кызны тоткарлаганнар

13 август 2019, 21:17

Автоледи алкотестерда тикшерүдән баш тарткан, шулай ук медицина учреждениесендә дә тикшеренү узарга теләмәгән.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасында полицейскийлардан качып китәргә тырышкан исерек кызны тоткарлаганнар. Бу хакта Казан юл-патруль муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич юл-патруль хезмәте инспекторлары җәяүлеләр юлы буйлап тротуарга кергән һәм бер бар янында тукталган «Киа» автомобилен күреп ала. Машина хуҗасы юл-патруль хезмәте экипажы якынлашуын күргәч, хәрәкәтне башлый һәм качып китәргә омтыла», - диелә хәбәрдә.

Бераз куганнан соң автомобиль Серов урамында тоткарлана. Автоледи алкотестерда тикшерүдән баш тарткан, шулай ук медицина учреждениесендә дә тикшеренү узарга теләмәгән.

Беркетмә төзеп, алга таба тикшерү өчен кызны полиция бүлегенә илткәннәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10