ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яшел Үзәндә акциядә онколог-маммологлар 160 хатын-кызда авыруга шик белдергән

13 август 2019, 20:39 , Фото: Валерия Белова

Яшел Үзәндә акциядә онколог-маммологлар 160 хатын-кызда авыруга шик белдергән 

Күкрәкнең яман шешенә каршы көрәш буенча социаль акция Татарстанның чираттагы шәһәрендә узды.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә «#Минүттем» республика акциясеннән соң онколог-маммологлар 160 хатын-кызда авыру булуга шик белдергән. Моның турында «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Владимир Жаворонков сөйләде.

Республиканың әйдәүче онколог-маммологларында һәм УЗИда түләүсез карауны барлыгы 568 хатын-кыз узды. Яшел Үзәндә яшәүче 133 хатын-кыз яман шешкә шикләнеп, онкологларга җибәрелгән.

«Бездә акцияне үткәрү буенча дүрт ел эчендә шактый зур статистика җыелды. Без Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада акция уздырабыз, 10 процент очракта без нинди дә булса патология табабыз, һәм 1 процент очракта яман шеш барлыкка килү ихтималы зур. Ышанып әйтә алам, Яшел Үзән Татарстанда үлүчеләр саны күрсәткечләре буенча иң начар биш район исәбендә түгел, бу — оператив мәгълүматлар», - диде Жаворонков.

Хатын-кызларда сөт бизе яман шеше барлык онкология авырулары арасында беренче урында тора, ә аны вакытында диагностикалаганда (I-II стадияләрдә), 90-95 процент очракта дәваларга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10