ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда кече калибрлы коралдан ату буенча Россия чемпионаты башланды

13 август 2019, 20:01

Татарстаннан булган 17 спортчы арасында спорт мастерлары Екатерина Лузганова, Нина Дулмаева, Анастасия Майорова һәм Евгений Потапов та бар.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 13 августтан 20 августка кадәр Казанның Тынычлык бистәсендәге «Динамо» спорт үзәге базасында кече калибрлы коралдан ату буенча Россия чемпионаты һәм пневматик коралдан ату буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярышларда илнең 40тан артык төбәгеннән 360 спортчы катнашачак», - диелә хәбәрдә.

Татарстаннан 17 атучы бар, алар арасында спорт мастерлары Екатерина Лузганова, Нина Дунаева, Анастасия Майорова һәм Евгений Потапов та бар.

«Татар-информ» алдан Тәтештә стендка ату буенча Россия Кубогының җиденче этабын кабул итәргә әзерләнүләре хакында хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10