ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

МЧС Татарстан халкына томан вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә

13 август 2019, 18:45 , Фото: архив

МЧС Татарстан халкына томан вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә
 Бүген кич 23.00 сәгатьтән соң, иртәгә төнлә һәм иртән республикада урыны белән күз күреме начарлану көтелә.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә һәм иртәгә иртән республикада томан көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында бик кирәк булмаганда торак пунктлардан чыкмаска тәкъдим итә. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары булдырырга киңәш ителә.

Томанның юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыруын истә тотарга кирәк. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, тормозга кинәт басмаска һәм юл полосаларында күчештә игътибарлы һәм сак булырга киңәш итәләр. Җәяүлеләргә юлда бик игътибарлы һәм пөхтә булырга, тиешсез урында автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмаска кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10