ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан питомникларында ел саен 30 миллионнан артык агач үсентесе үстерелә

13 август 2019, 18:03

Быел урман тернәкләндерү өчен федераль бюджеттан 35,1 миллион сумнан артыграк акча бирелгән.

(Казан, 13 август, “Татар-Информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан питомникларында ел саен 30 миллионнан артык агач үсентесе үстерелә. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Татар-Информ” матбугат агентлыгында үткән “Татарстанда урманнарны саклау” проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Урманны тернәкләндерү өчен сыйфатлы стандарт үсентеләр кирәк. Былтыр үзебезнең 51 питомникта 30 миллион 300 меңнән артык стандарт үсенте үстердек”, - диде Равил Кузюров. Быел да шуның кадәр үсенте үстерелергә планлаштырыла, диелә урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Быел “Татарстанда урманнарны саклау” региональ проект кысаларында тернәкләндерелгән һәм утыртылган урманнар мәйданының киселгән һәм үлгән урман мәйданнары чагыштырмасы быел 62% булырга тиеш. 13 августка бу сан 66% тәшкил итә. “Урманны тернәкләндерүдә агач үсентеләрен үстерүдән алып агачны ясалма яки табигый юл белән тернәкләндерү буенча комплекслы эш алып барырга кирәк”, - диде министр.

Равил Кузюров әйтүенчә, быел 2471 гектар мәйданда урман тернәкләндерелгән һәм утыртылган. Ясалма юл белән 1729 гектар, катнаш юл белән 34 гектар, табигый юл белән 542 гектар тернәкләндерелгән. Шулай ук 165,5 гектар урман утыртылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10