ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда машиналар бәрелешкәннән соң хатын-кыз һәм бала хастаханәгә эләккән

13 август 2019, 19:37 , Фото: очевидцы

Казанда машиналар бәрелешкәннән соң хатын-кыз һәм бала хастаханәгә эләккән
 Бүген Җиңү проспекты буенча 200нче номерлы йорт янында юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң машина йөртүче хатын-кыз һәм бала хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

«Бүген Җиңү проспекты буенча 200нче номерлы йорт янында юл-транспорт һәлакәте булды. 12нче модель «Лада» автомобилен йөртүче «Лада Калина»га арттан килеп бәрелгән», - дип сөйли шаһитлар.

Нәтиҗәдә хатын-кыз һәм бала хастаханәгә озатылган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10