ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар-информ"да "Иске Казан түгәрәк уены" фестивале турында сөйләшәчәкләр

13 август 2019, 17:58

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 14 августта, 13:00 сәгатьтә “Татар-информ”да “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваль-конкурсына багышланган матбугат конференциясе узачак. 

Чарада Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров, “Сорнай” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10