ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Равил Кузюров урманчылык җитәкчеләре узган тест нәтиҗәләреннән канәгать түгел

13 август 2019, 17:44 , Фото: Султан Исхаков

Равил Кузюров урманчылык җитәкчеләре узган тест нәтиҗәләреннән канәгать түгел “Икеле” куярга ярамый, чөнки анда икелегә укучылар юк, диде урман хуҗалыгы министры.

(Казан, 13 август, “Татар-Информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылык җитәкчеләре Лубян техник көллиятендә үткән тест сынавы нәтиҗәләреннән канәгать булмавын әйтте. Бу хакта ул “Татар-Информ” матбугат агентлыгында үткән “Татарстанда урманнарны саклау” проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Тест нәтиҗәләреннән мин канәгать түгел. Мин сезгә дөресен әйтәм. “Икеле” куярга ярамый, чөнки анда икелегә укучылар юк. Ләкин тест үткән җитәкчеләребез законнардагы үзгәрешләрне максималь үз вакытында хәләштерсеннәр иде. Законнар гел үзгәреп тора, бигрәк тә урман кодексында”, - диде министр.

30 июль көнне Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан урманчылыгы җитәкчеләре тест узды. Бу Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр уздырылды.

Равил Кузюров кул астындагы кешеләрдән нәтиҗә таләп итүен белдерде. “Тулаем алганда, мин “өчле” билгесе куйдым. Ләкин аларның потенциалларын белә торып, нәрсәгә әзер булганнарын белә торып, мин канәгәть түгел”, - диде Равил Кузюров.

Министр урманчыларның хокук бозучыларга административ протоколны дөрес төземәүләрен әйтте. “Протокол төзүдән соң, мәсьәләне чишү буенча тулы бер чылбыр хасил була. Хокук бозучы тотылды, ә протокол дөрес төзелмәсә, хокук бозучы аңа шикаять язачак. Законлы җәзасын алмаячак”, - диде ул.

Равил Кузюров инспекторларны урман кодексындагы статьялардагы үзгәрешләрне үзләштерергә җәлеп итүләрен әйтте.”Шуңа күрә, без тестлар, кварталга бер тапкыр Лубян техник көллиятендә курслар үткәрәбез. Яшь белгечләр килә, билгеле бер тәҗрибә туплый. Ягъни практика белән теория аерылмаска тиеш”, -диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10