ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Рөстәм Миңнеханов Буа районында урып-җыю эшләре барышын бәяләде

13 август 2019, 17:08 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Буа районында урып-җыю эшләре барышын бәяләде Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул урып-җыю эшләре барышын бәяләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров озата йөрде.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Буинский район

Алар башта вертолеттан Кыят авылы («Киятское» ААҖ), Адав-Толымбай авылы, Олы Фролово авылы («Ак Барс» холдингының «Дружба» ҖЧҖ), Черки-Кильдураз авылы («Коммуна» ҖЧҖ), Яңа Чәчкаб авылы, Югары Лашчы авылы, Кайбыч авылы («Ак Барс» холдингының «Авангард» ҖЧҖ) кырларын карадылар.

Кайбыч авылы янында «Ак Барс» холдингының «Авангард» ҖЧҖнең күп еллык үләннәр кырында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашу узды. Әлеге кырда Буа районы авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда бәрәңге, кишер, шалкан, кабак һәм башка яшелчәләр булды

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Буинский район

Рөстәм Миңнехановка көндәлек товарларны авылларга илтүче автолавканы күрсәттеләр («Татагролизинг» ААҖ).

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, уңышны җыю яхшы бара, бөтен кирәкле техника эшли, ягулык та җитәрлек.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10