ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында йөзем бакчаларын карады

13 август 2019, 15:50 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында йөзем бакчаларын карады
 
Кама Тамагы районында 2 гектар мәйданда йөзем җимешенең 55 төрле сорты үстерелә.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында урып-җыюның барышы белән танышты. Анда ул фермер Азат Ялалетдиновның йөзем бакчаларында булды. Йөзем фотосурәтләрен Рөстәм Миңнеханов Instagramдагы битенә куйды.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Камско-Устьинский район

Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә фермер Азат Ялалетдиновның «2 гектар мәйданда йөзем куагының 55 төрле сортын үстерә», диделәр.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Камско-Устьинский район

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, бүген Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында була. Ул анда урып-җыю барышын бәяли, механизаторлар белән аралаша һәм Тәтештә республикада беренче булган мобиль поликлиниканы карады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10