ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан һәм Калмыкия башлыклары белән Мәрҗани мәчетендә булды

13 август 2019, 16:00 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан һәм Калмыкия башлыклары белән Мәрҗани мәчетендә булды Мансур хәзрәт Җәләлетдин кунакларга мәчетнең тарихы турында сөйләде

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазийфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков Казанның «Әл Мәрҗани» мәчетендә булдылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Посещение мечети "Аль-Марджани"

Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Татарстанга эш сәфәренә килде. 

«Әл Мәрҗани» мәчетендә имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин кунаклар өчен экскурсия уздырды. Аерым алганда, ул мәчетнең төзелеш тарихы, шулай ук татарның күренекле мәгърифәтчесе, Ислам дине галиме Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде.

Посещение мечети "Аль-Марджани"

Мәчетне карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов, Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Корбан гаете уңаеннан ТР МДНнең Аксакаллар шурасы тарафыннан оештырылган мәҗлестә катнаштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10