ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Кравт Инвест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

13 август 2019, 15:24

«Кравт Инвест» «Казан-Экспо» ХКҮ территориясендә кунакханә комплексы төзи башлады.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кравт Инвест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу турыда Татарстан Преиденты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел «Кравт Инвест» «Казан-Экспо» ХКҮ территориясендә кунакханә комплексы төзи башлады. Номерлар фонды төрле категориядәге 250 номер тәшкил итә. Кунакханәдә тагын функциональ конференц-заллар һәм сөйләшүләр алып бару бүлмәләре булачак. Әңгәмә барышында Петербург компаниясе вәкилләре проектны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләделәр.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Чарада Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Татарстан Президенты ярдәмчесе, «Казан-Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм башкалар катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10