ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тәтештә савымны ике тапкырга арттырырга планлаштыралар

13 август 2019, 15:36 , Фото: tatarstan.ru

Тәтештә савымны ике тапкырга арттырырга планлаштыралар
Бүген Татарстан Президенты Тәтеш районы Бакырчы авылында булды.

(Тәтеш, 13 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы Бакырчы авылы басуында авыл хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Биредә аңа киләсе елга тәүлеклек савымны ике тапкырга арттыру нияте турында әйттеләр.

"Кәефегез ничек?" - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов 44 мең гектарда бөртеклекләр игелгәнен, бүген 16 проценты суктырылганын әйтте. Арпа уңышы югары булуын билгеләп үтте. Шулай ук, 15 августка барлык балалар бакчалары әзер булачагына ышандырды. Быел Тәтешкә 48 мең турист килгәнен хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда эш торышын белеште. Район башлыгы әйтүенчә, Тәтештә 36 крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәпләнә, савым сыерлары 1800 баш. Бүген район буенча тәүлегенә 55 тоннага якын сөт саусалар, киләсе елга 100 тоннага җиткерү планында торганнарын әйтте.

"Без өч сөтчелек фермасында реконструкция үткәрәбез бит, сыерлар баш санын да арттырырга ниятлибез, шуның хисабына савым да артыр дип көтәбез", - дип әйтте Тәтеш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев Татар-информ" хәбәрчесенә.

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтешнең потенциалы зур, дип саный. "Көзге культуралар өчен эшкәртелгән мәйданнар күп. Район зуррак уңыш белән шаккаттыра ала. Терлекне баланслы ашатуга зуррак игътибар бирсәләр, үсеш мөмкинлекләре бар", - ди ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10