ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Печән базары” фестивалендә калдыкларны аерып җыячаклар

13 август 2019, 15:26 , Фото: Михаил Захаров

“Печән базары” фестивалендә калдыкларны аерып җыячаклар Заманча татар фестивале 17-18 август көннәрендә Кабан күле буенда була.

(Казан, 13 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Быел “Печән базары” фестивалендә калдыклар аерым чүп савытларына җыелып барачак. Бу хакта фестиваль үткәрелүгә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова хәбәр итте.

“Әле шәһәрдә бер фестивальдә дә болай аерым җыйганнары юк иде, аерым җыелган калдыклар эшкәртелүгә китәчәк”, - дип аңлатты Ленария Мөслимова.

Заманча татар фестивале быел җиденче тапкыр 17-18 август көннәрендә уза. “Быел ул ике көн дәвам итәчәк. Беренче елда бер генә дизайнер катнашкан булса, быел аларның саны 120гә җитте. Дизайн-маркетка килгәндә, аның географиясе киңәйде: Алтай, Удмуртия, Башкортстан, Казахстан, Коми республикасы кушылды. Экология, сәламәт туклану буенча лекторийлар, мастер-класслар каралган”, - диде рәис.

Барлыгы унбиш мәйданчык эшләячәк, шуның берсе – секонд-хенд. “Ул дөньяда актуаль булган маркет форматы. Шунда җыелган акча хәйриячелеккә тотылачак. Анда нейроуеннардан алып, китап укуга кадәр булачак. Остаханәләр мәйданчыгы да быел беренче тапкыр кертелде, актерлык осталыгы, шәҗәрә ясау, каллиграфия кебек осталыкларга өйрәнеп булачак”, - диде Ленария Мөслимова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10