ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин Казанның Киров районы судына яңа җитәкче билгеләде

13 август 2019, 14:33

Алдагы алты елда суд рәисе вазифасын Олег Соколов башкарачак.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казанның Киров районы судына яңа җитәкче билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Моңа кадәр ТР Югары суды хөкемдары булган Олег Соколов Киров районы судының яңа рәисе булды.

Документ нигезендә, ул әлеге вазифаны 6 ел башкарачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10