ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тәтеш халкы "Күчмә поликлиника" турында: Мондый нәрсәне беркайчан күргән юк иде

13 август 2019, 14:03 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Тәтеш халкы Өч көн эчендә Бакырчыда барлыгы 141 кешене тикшергәннәр, 10 кешегә Казан хастаханәләрендә җентекләп тикшеренергә юллама бирелгән.

(Тәтеш, 13 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тәтеш районы Бакырчы авылында "Күчмә поликлиника" эшли башлады. "Бик әйбәт нәрсә. Мондый нәрсәне беркайчан күргән юк иде", - дип тәэсирләрен "Татар-информ" хәбәрчесе белән уртаклашты авыл халкы. Бүген "Күчмә поликлиника" эше белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.

"Бик кирәкле эш. Безне кайгыртканнары өчен рәхмәт. Бездә дүрт авыл - барлык халыкны шушында җомгага кадәр кабул итәчәкләр диделәр. Өлкән яшьтәге, үз аягында килә алмаганнарны ашыгыч ярдәм машиналары белән китерделәр, озатып куйдылар. Үзебезнең фельдшер Гөлсинә Җаббарова да көн дими, төн дими, теләсә кайсы вакытта килә", - ди Миләүшә Җаббарова һәм Дамир Ибраһимов.

Мобиль комплекслар Республика клиник хастаханәсе, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе, Әлмәт хастаханәсе, Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә беркетелгән. Халыкны невропатолог, лор, офтальмолог, кардиолог, гинеколог, терапевт, хирург карый. Ел дәвамында барлык районнарны йөреп чыгу ниятләнә.

"Кергәч, матур итеп каршы алалар, карыйлар. Киңәш бирәләр, исән-сау яшә диделәр", - диде Гөлсирин апа.

Мөслимә Мөхәммәтшина да күрше авылдан бүген тикшеренергә әзерләнеп килгән. "Мондый нәрсәне беркайчан күргән юк иде. Берәр җирең авыртса, табибка кадәр транспорт яллап барырга кирәк. Автобус атнага бер генә йөри, "частник"лар Тәтешкә 600 сумга алып барып кайта", - диде ул.

Үтәмеш авылы ФАП фельдшеры Лилия Мәҗитова әйтүенчә, бөтен халыкның үтү вакытын билгеләп, исемлек төзелә. "Башта алдан ук анализлар алдык, халыкка ЭКГлар ясаттык. Нигездә, йөрәк, кан тамырлары авырулары борчыган кешеләр килә", - диде.

Өч көн эчендә Бакырчыда барлыгы 141 кешене тикшегәннәр, 10 кешегә Казан хастаханәләрендә җентекләп тикшеренергә юллама бирелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, күчмә поликлиника Бакырчыда соңгы кешегә кадәр кабул итәчәк. Барлык кеше тишеренгәч кенә башка урынга кузгалачаклар.

"Бакырчыда 250 кеше һәм күрше-тирә авыллардан киләләр. 65 тән өлкәнрәкләрне килеп алабыз. Монда соңгы кешегә кадәр кабул итәбез, аннары кайсы авыл җирлегенә барасын карарбыз. Тәтештә барлыгы өч урында туктап эшләргә җыенабыз", - диде министр "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе кардиологы Гүзәл Сафина үзенә күбрәк йөрәк патологияләре булган пациентлар мөрәҗәгать иткәнен әйтте. "Алар күпчелек очракта инде тикшерелгән. Монда без өстәмә тикшерүләр үткәрәбез, клиник диагноз куябыз, күрсәтмә-киңәшләр бирәбез. Кирәк булса, йөрәккә УЗИ да ясыйбыз", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Кардиолог махсус программа аша һәр пациент турында белешмәләре булганын әйтте. "Үзәк район хастаханәсенә кайчан мөрәҗәгать иткәнен, нинди диагноз белән учетта торганын карый алабыз. Алга таба, кирәк булса, Казанга белгечкә җибәрәбез. Бер 3-4 кешене артимологка җибәрдек, муен артерияләре патологиясе булган бер пациентка операция дә кирәк дип әйттек", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10