ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгариф министрлыгы Белем бәйрәмен 2 сентябрьгә күчермәскә киңәш итте

13 август 2019, 13:52 , Фото: архив

Мәгариф министрлыгы Белем бәйрәмен 2 сентябрьгә күчермәскә киңәш итте Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә (ул быел якшәмбегә туры килә) үткәрергә киңәш иткән. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, ә без шундый киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика күләмендә Белем көне булырга тиеш дип саныйбыз, коллегаларыбызга да шул хакта әйттек. Монда теләк бер генә – ата-аналар һәм балалар, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов сүзләренчә, 1 сентябрьдә эшләячәк укытучыларга ял бирәчәкләр. «Әлбәттә, аннары бер көн ял бирәчәкбез. Бу мәсьәләне дә белем бирү оешмасы хәл итә», - дип искәртте ул.

«1 сентябрь — бәйрәм көн. Ул беренче сыйныфлар, шулай ук гомуми мәктәпкә күчүче бишенче сыйныф укучылары өчен аеруча зур бәйрәм. Шунлыктан балаларны бу бәйрәмне әти-әниләре белән бергәләп үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми», - дип өстәде ТР мәгариф һәм фән министры.

  • Әлеге бәйрәмне совет заманында билгеләп үтә башладылар. Ул рәсми төстә Белем көне буларак 1984 елда СССР Югары Советы Президиумының «1 сентябрьне бөтенхалык бәйрәме – Белем көне дип игълан итү турында»гы Указы белән гамәлгә куелды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10