ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Цифрлы телевидениегә күчүдә күпчелек сораулар җиһазны көйләү белән бәйле

13 август 2019, 11:47 , Фото: архив

Цифрлы телевидениегә күчүдә күпчелек сораулар җиһазны көйләү белән бәйле Татарстанда 2019 елның 14 октябрендә аналог телевидениесе эшләүдән туктый.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Халыкның «аналог»тан цифрлы телевидениегә күчкән вакытта төп сораулары җиһазны көйләү һәм мультиплекслар составына кагыла. «Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» компаниясенең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Статистика мондый: таләп ителгән җиһаз һәм аны көйләүгә кагылышлы сораулар – 40-50 процент тирәсе. Кешеләрнең 20-25 проценты мультиплексларга нинди каналлар керүе белән кызыксына, шулай ук 10-15 проценты, өйгә килеп, җиһазны көйләргә ярдәм итүче волонтерлар чакыру турында сорый», - дип искәртте Владимир Якимов.

Ул Татарстанда 2019 елның 14 октябрендә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячагы хакында хәбәр итте. Шунлыктан предприятие халыкка мәгълүмат бирү юнәлешендә актив эшли.

«Хәзер безнең өчен иң мөһиме – халыкны әзерләү. 14 октябрьгә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячагы хакында белмәгән кешеләр калмаска тиеш», - дип искәртте спикер.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10