ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Бүгенгә Тәтештә бөртеклеләрнең 16 проценты суктырылган

13 август 2019, 10:31 , Фото: архив, Гөлнар Гарифуллина

Бүгенгә Тәтештә бөртеклеләрнең 16 проценты суктырылган Тәтештә барлыгы 47 мең 441 гектар мәйданда төрле культуралар игелгән.

(Тәтеш, 13 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүгенгә Тәтеш районы игенчеләре бөртеклеләр басуларының 16 процентын суктырган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Тәтеш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев әйтте.

"Икенче көн генә әле яңгыр яумаганга. Һава торышы җайлашканын көтәбез. Атна буе тоташ яңгыр яуды, бер көнне хәтта 82 мм явым-төшем төшкән иде. Уңыш алу вакыты кичектерелде инде, бу вакытта инде яртысы үтә торган иде. Бүгенгә уңышның 16 проценты алынган", - диде ул.

Тәтеш басуларында барлыгы 89 комбайн эшли. "Техника тәртиптә, эшкә әзер", - диде ул. Аның сүзләренчә, яңгыр урып-җыю эшләрен тоткарласа да, кукуруз белән чөгендергә бик әйбәт булган. Тик бөртеклеләрнең аксымына тискәре тәэсире булган. "Чөгендер 6 мең гектардан артык бездә, шикәр комы ясарга Буага тапшырабыз. Бәрәңге бар. Техник культуралар, рапс, шәпкен үсә", - диде Ирек Садриев.

13 августка сводка: Тәтештә барлыгы 47 мең 441 гектар мәйданда төрле культуралар игелгән. Бер комбайнга 533 гектар туры килә. 7 мең гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган. 28 мең 588 тонна уңыш алынган. Уңыш гектарынна 40,5 ц күләмендә. Көзге культураларны 20 мең гектар чәчү ниятләнә.

Бүген Тәтешнең авыл хуҗалыклары җитәкчеләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та очраша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10