ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов бүген Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында булачак

13 август 2019, 08:43 , Фото: tatarstan.ru/архив

Миңнеханов бүген Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында булачак Көн дәвамында Рөстәм Миңнехановның шулай ук берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында булачак. Республика җитәкчесе урып-җыю эшләренең барышы белән танышачак, механизаторлар белән аралашачак, шулай ук республикада беренче мобиль поликлиниканы караячак. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кырлар өстеннән очып узарга һәм бөртеклеләрне урып-җыюның барышы белән танышырга планлаштыра», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Көн дәвамында Рөстәм Миңнехановның шулай ук берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган. Шул исәптән ул Казан Кремлендә Калмыкия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиковны һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкинны кабул итәргә планлаштыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10