ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстанның татар авылы Сыерышбашка нигез салынуга 320 ел тулды

13 август 2019, 08:26 , Фото: tatar-congress.org

Башкортстанның татар авылы Сыерышбашка нигез салынуга 320 ел тулды Бәйрәм көнне авылга нигез салучылар хөрмәтенә куелган истәлекле һәйкәл-стела ачылды.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Чакмагыш районының Сыерышбаш авылында бәйрәм тантаналары үтте. Башкортстан республикасындагы иң күркәм татар авылларының берсе Сыерышбашка нигез салынуга 320 ел тулды. Бу хакта "Кызыл таң" газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түгәрәк дата уңаеннан биредә «Исәнмесез, авылдашлар!» дигән бәйрәм булды. Анда авыл халкы, районнан һәм башкаладан, ерак төбәкләрдән кайткан кунаклар катнашты.

Тантаналарны Корбан гаете көненә туры китереп үткәрү очраклы түгел. Авылдашларның җыелуы — бакыйлыкка күчкән өлкән буынны искә алу, аларның изге гамәлләрен барлау иде. Өч гасырдан артык вакыт элек нигез салынган бу авыл тарихы күренекле галим, ватанпәрвәр шәхес Касыйм ага Йосыпов тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән. Эшсөяр ата-бабалары, аларның булдыклы дәвамчылары хакында галим берничә китап иҗат итте.

Әлеге вакытта сыерышбашлылар тулыканлы тормыш белән яши, иген үстерә, терлек асрый, яңа йортлар тергезә. Бәйрәм көнне авылга нигез салучылар хөрмәтенә куелган истәлекле һәйкәл-стела ачылды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10