ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты "Казан Экспо"ның WorldSkills чемпионатына әзерлеген бәяләде

13 август 2019, 07:34

Күргәзмә үзәген ул Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм Калмыкия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручыларга тәкъдим итте.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәген – булачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының төп мәйданчыгын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкинга һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бата Хасиковка эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына әзерлек, «Казан Экспо» төзелешенең барышы һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде.

«Кунаклар < ..> “Казан Экспо“ күргәзмә үзәген карадылар, аның һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген бәяләделәр», – диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10