ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Лениногорскида Физкультурачы көнендә спорт өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр

13 август 2019, 04:00 , Фото: Розалия Мостафина

Лениногорскида Физкультурачы көнендә спорт өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр "Яшел фитнес", стритболл, кроссфит, скандинавча йөрү - һәркем үзе теләгән спорт төре ярышларында катнашты.

(Лениногорск, 13 август, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида спорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде, шулай ук спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче, зур уңышларга ия булган балаларга да Мактау грамоталары тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Юность" стадионында күп төрле спорт уеннары узды. "Яшел фитнес", стритболл, кроссфит, скандинавча йөрү - һәркем үзе теләгән спорт төре ярышларында катнашты.

Спорт бәйрәме белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Лениногорскиның спорт шәһәре булуын, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләре турында әйтеп үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10