ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Арчалылар «Башваткыч» тапшыруында катнашып кайтты

13 август 2019, 02:00 , Фото: arskmedia.ru/

Арчалылар «Башваткыч» тапшыруында катнашып кайтты Әлеге төркем Арча районына якын җиде районда һәм Казан каласында яшәп иҗат итүче 30 иҗат кешесен берләштерә.

(Арча, 13 август, "Татар-информ",    "Арча хәбәрләре" ). Арчада яшәүче  Марсель Шәрәпов һәм Әтнә районыннан журналист Сүрия Мингатина җитәкләгән “Дуслык” иҗади төркеме “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында  “Башваткыч” тапшыруында төшеп кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге төркем Арча районына якын җиде районда һәм Казан каласында яшәп иҗат итүче 30 иҗат кешесен берләштерә.

Тапшыруда араларыннан өчәү: Балтачтан Салиха Гаязова, Сабадан Илшат Сибәгатов, Теләчедән Сиринә Гатиятова катнашкан. Иҗатташ дуслары өчен җан атарга “Дуслык”лар төркемнәре белән барган.

Бу тапшырудан тыш Марсель Шәрәпов “Таяну ноктасы” тапшыруында да фикерләре белән уртаклашкан. Әлеге тапшыруларны киләчәктә зәңгәр экраннар аша күреп булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10